news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшүсмерне бәрдереп киткән машина йөртүчесен эзлиләр

Ир бала җәяүлеләр юлы аша чыга торган булган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт автомобиль инспекциясе Казанда 16 яшьлек үсмерне бәрдереп киткән машина йөртүчесен эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт 26 февральдә 10 сәгатьтә Ибраһимов проспектындагы 17нче йорт янында булган. Автомобиль йөртүче 16 яшьлек үсмерне җәяүлеләр кичүендә бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтендә ир баланың сул як җилкәсе, сул як аягы бәрелгән. Машина йөртүче һәлакәт урыннан качкан.

Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе элеге һәлакәтне күрүчеләрнең (843) 5 – 333 – 848, (843) 5-333-851 телефоннары буенча элемтәгә чыгуларын үтенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100