news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмерләр арасында бокс буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге башлана

Рәсми ачылышы иртәгә була

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 27 гыйнвардан алып 31енә кадәр Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уздырыла.

Турнирда республика шәһәр һәм районнарының 15 командасыннан 94 боксчы катнашачак, алар түбәндәге авырлык категорияләре буенча көч сынашачаклар: 49 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 64 кг, 69 кг, 75 кг, 81 кг, 91 кг, 91+ кг.

Чараның тантаналы ачылышы 28 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Финал ярышлары 31 гыйнвар сәгать көндезге 10да була. Ярыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу өчен исемлекләр төзеләчәк, диелә Казан мэриясе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot