news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге узды

Әлмәтлеләр 13 үлчәү категориясендә чыгыш ясады.

(Әлмәт, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 28 гыйнвар көннәрендә Казанда 2001-2002 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге уздырылган иде, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.

Турнирда барлыгы 117 спортчы катнашты. Әлмәтлеләр 13 үлчәү категориясендә чыгыш ясады. “Юность-Девон” һәм “Юность-Виталий” клубына йөрүчеләр башкаладан бүләкләр белән кайтты. Тренер Раджив Низамиев шәкертләре Галиев Рәмис бронза, Дәүләтшин Тимур, Мехтизаде Назар, Бодрягин Яков көмеш медаль яулады. Көмеш медальгә ия булучылар хәзер Кировка Идел буе федераль округы чемпионатына барачак, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot