news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшүсмергә карата азгынлык гамәлләре кылган элекке педагогны кулга алдылар

Баланың сурәтләве буенча ясалган фоторобот ярдәмендә 44 яшьлек ирне тоткарлаганнар.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Казанда яшүсмергә карата азгынлык гамәлләре кылган элекке педагогны кулга алдылар. Бу хакта “Татар-информ” га үз чыганагы аша билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, май азагында Салмачы бистәсендә 90нчы маршрут автобусында 44 яшьлек ир-ат 14 яшьлек яшүсмергә карата азгынлык кылган.

Баланың сурәтләве буенча ясалган фоторобот ярдәмендә ир-атны кулга алганнар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ир-ат үз гаебен танымаган һәм полиграфта тикшерүдән баш тарткан.

Элек ир-ат Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән.

Хәзерге вакытта Татарстанның Тикшерү комитеты кулга алынган экс-педагогның башка корбаннарын эзли. Бу хакта Комитет җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр гаепләнүче ирнең фотосурәтен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. 

Ир-атның шуңа охшаш җинаять кылуы турында белүчеләрне Татарстан Тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Шулай ук (843) 224 92 30 телефоны аша да мәгълүмат бирергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100