news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмер әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән

Студент егет “Савиново” полициясенә китерелгән.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Казанда 17 яшьлек Алексеевск аграр көллияте студенты әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Алдагы көнне Алексеевск районыннан яшүсмер кунакка килгән. Килеп чыккан низагтан соң студент 51 яшьлек әтисенең күкрәген һәм 81 яшьлек әбисенең йөзен пычак белән яралаган.

Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Студент егет “Савиново” полициясенә китерелгән. Полиция хезмәткәрләре яшүсмердә канлы пычак тапкан.
Низаг нидән килеп чыкканы билгесез.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot