news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь режиссерлар иҗат иткән киноальманах тәкъдим ителә

Алисә Галиева, Әмир Галиәскәров, Ксения Коломойцева, Михаил Волегов фильмнары авыр тормыш хәлендә калган яшьләр турында.

Казанда яшь режиссерлар иҗат иткән киноальманах тәкъдим ителә
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль көнне кичке биштә  “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татарстанские шорты. Черный квадрат. 2017» киноальманахын тәкъдим итү була. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Альманах кыска метражлы 4 уен фильмыннан тора: Эхо» (реж. Алисә Галиева), «Солнечный ветер» (реж. Әмир Галиәскәров), «Раскол» (реж. Ксения Коломойцева), «Пневмония» (реж. Михаил Волегов).

Фильмнарның төп геройлары – авыр тормыш хәлендә калган яшьләр.

Кинолар күрсәтелеп беткәч, режиссерлар фильмнар турында фикер алышуда катнашачак һәм үзләренең иҗат төркемнәре әгъзалары белән таныштырачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot