Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионаты җиңүчеләре бүләкләнде
WorldSkills Russia республика чемпионаты Татарстанда 27-29 ноябрь һәм 6-8 декабрь көннәрендә ике этапта төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионатын беренче ябу тантанасы булды. Җиңүчеләрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бүләкләделәр.
Төбәк чемпионатында призлы урыннар яулаган 60тан артык кешегә, шулай ук WorldSkills Junior юнәлешендәге 20дән артык конкурсантка бүләкләр тапшырылды.
WorldSkills Russia республика чемпионаты Татарстанда 27-29 ноябрь һәм 6-8 декабрь көннәрендә ике этапта төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика чемпионатында катнашучыларга үз эшләренең осталары булуын теләде. «Киләчәктә илебезнең горурлыгы булыгыз», - дигән теләкләрен җиткерде ул.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, быел республика чемпионатында компетенцияләр саны арткан. Узган елда конкурсантлар 70тән артык дисциплина буенча ярышкан.
Анастасия Берсанова WorldSkills Junior юнәлешендә «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә беренче урынны яулады. «Минем өчен мондый чемпионатта катнашу – зур казаныш», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз