news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Яшь гвардия”нең VII хисап-сайлау конференциясе узды

Чарада ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

  (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең VII хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ксения Владимирова, республиканың муниципаль берәмлекләре делегатлары, ТР Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР ДС депутатлары һәм төрле вазифаи затлар катнашты. 

Ксения Владимирова 2012 елның декабреннән 2014 елның декабренә кадәрге вакытта оешманың эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзер республика “Яшь гвардиясе”ндә 20 меңнән артык кеше бар. ТРның барлык муниципаль берәмлекләрендә җирле бүлекләр, һәр районда һәм шәһәрдә оешма штаблары эшли.

Владимирова оешманың төп эш юнәлешләре турында сөйләде, алар оешма әгъзаларын укытуга юнәлдерелгән барлык чараларны һәм проектларны берләштергән сәяси лидерлык мәктәбе, “Я - доброволец” проекты һ.б. бар. Ул тискәре социаль күренешләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән “Агенты” проектына аерым игътибар бирде. 2013-2014 еллларда оешма әгъзалары тарафыннан 300 дән артык законсыз эшләгән казино ябылган. Шулай ук балигъ булмаган балаларга алкоголь һәм тәмәке саткан 1,5 мең сатучы ачыкланган һәм аларга штрафлар салынган.

2014 елның гыйнварыннан “яшь гвардиячеләр” бөтен республика буенча меңнән артык чара үткәргән. “Хәзер без һәр өченче чараны гына санадык, ә “Яшь гвардия” көче белән 3 меңнән артык чара үткәрелде”, - дип билгеләп үтте К.Владимирова.

Оешма җитәкчесе шулай ук, “Яшь гвардия” үзәк штабы белән төбәк оешмалары федераль рейтингы формалаша һәм Татарстан бүлеге беренче унлыкта, дип белдерде.

“Сезне сәламлим һәм 9 ел дәвамында башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәм”, - дип башлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин. 2014 ел бигрәк тә мөһим булды, чөнки “сайлау законнарының бик җитди либерализациясе” һәм “илдә партия төзелеше демократизациясе” шартларында республика Дәүләт Советына сайлаулар узды, диде.

ТР ДС Рәисе шулай ук республика яшьләренең сайлауларда катнашуына игътибарны юнәлтте: “Яшьләр бу юлы битараф булмады, креатив, сайлауларда катнашып кына калмады, ә сайлау кампаниясен дә оештырды”. Ф.Мөхәммәтшин шулай ук илдә һәм республикада икътисади вазгыять темасын кузгатты. Хәзер Татарстан икътисад өлкәсендә берникадәр кыенлык һәм Россиягә каршы санкцияләр нәтиҗәсендә мөмкинлекләр чикләнүен кичерә, дип билгеләп үтте ул. “Бүгенге шартларда, 2015 елга бюджет кабул иткәндә, безнең бурыч – республика һәм муниципалитет бюджетларында социаль юнәлешкә билгеләнгән чыгымнарны кыскартмау”, - дип ассызыклады ул һәм, әлегә моңа ирешеп була, дип өстәде.

“Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән 25 социаль программаны да Президент хуплады һәм 2015 елга социаль-икътисадый үсеш программасына һәм киләсе өч елга кертелде, бюджетта чыгым өлешен финанслау каралган”, - дип билгеләп үтте ТР ДС Рәисе.

Моннан тыш, Ф.Мөхәммәтшин 2015 елда булачак сайлаулар турында сөйләгәндә, оешма алдына “иң көчле яшьләрне сайлап алырга һәм бу сайлау округларында тәкъдим итәргә һәм җиңәргә”, дип максат куйды. Чыгышын тәмамлаганда, ул оешмага эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлады.

Фотосурәт  gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot