news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь галимнәрне фәнни мәкалә әзерләү осталыгына өйрәтү өчен бушлай семинар була

Чараны сәнгать белеме кандидаты, "Үсеш тайпылышлары булган балаларны тәрбияләү һәм укыту" журналының баш мөхәррир урынбасары Алексей Меньков уздыра.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). 24 апрельдә 14.00 сәгатьтә "ТИСБИ” Идарә университетының зур актлар залында (Казан, Мөштәри, 13) фәнни мәкаләләр язуга багышланган “Фәнни мәкаләне ничек әзерләргә һәм рәсмиләштерергә?” темасына семинар булачак. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Семинарны сәнгать белеме кандидаты, доцент, "Үсеш тайпылышлары булган балаларны тәрбияләү һәм укыту" бөтенроссия фәнни журналының баш мөхәррир урынбасары Алексей Меньков үткәрәчәк.

Ул фәнни мәкаләне дөрес итеп рәсмиләштерергә өйрәтәчәк һәм аның эчтәлегендә игътибар итәргә кирәкле урыннар, яшь авторларның хаталары, чит ил журналларында басылу турында сөйләячәк.

Семинар барышында эксперт фәнни мәкаләләр анализын конкрет мисаллар белән үткәрәчәк һәм аудиториянең барлык сорауларына җавап бирәчәк. 

Семинарга килә алмаганнар өчен "ТИСБИ" Instagramда турыдан-туры трансляция оештыра.

Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100