news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь галимнәр фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашачак

2010 елның 19-20 апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә Идел буе федераль округы яшь галимнәренең фәнни-гамәли конференциясен уздыру планлаштырыла

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 2010 елның 19-20 апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә Идел буе федераль округы яшь галимнәренең фәнни-гамәли конференциясен уздыру планлаштырыла. Әлеге чара академиянең 90 еллыгына багышлана.
Конференциядә ана һәм бала сәламәтлеген саклауның медицина-социаль факторлары, онкология һәм хирургия өлкәсендәге авыруларны кисәтү, алдан ачыклау һәм дәвалау ысулларын камилләштерү; нерв системасы авырулары булган кешеләргә диагноз кую, дәвалау һәм тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулларын булдыру; яңа дару препаратларын ясау һәм диагностика, фармакотерапия, авыруларны тернәкләндерү нәтиҗәлелеген күтәрү; сәламәтлек саклауның социаль-икътисадый һәм медицина-профилактика аспектлары мәсьәләләре каралачак. Бу турыда мәгълүматны Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100