news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь галимнәр арасында Арбузовлар исемендәге премиягә конкурс була

Катнашучыларга карата яшь чикләре билгеләнгән

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның яшь галимнәре арасында фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге танылган тикшеренүләр буенча Арбузовлар исемендәге премиягә конкурс игълан ителә. Конкурста катнашу гаризаларын 25 ноябрьгә кадәр тапшырып була.

Конкурста исә Казанның югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге аспирантлары катнаша ала. Конкурс комитеты карары буенча, 15 меңнән алып 25 мең сумга кадәр күләмдә берьюлы бирелә торган премия ияләре билгеләнәчәк.

Конкурста катнашыр өчен кирәк булган документларны 25 ноябрьгә кадәр Петербург ур., 70, 16 каб. адресы буенча җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты мэрия сайты аша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100