Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшь галим-физикларга Е.К.Завойский исемендәге премияләр тапшырылды
I дәрәҗә диплом һәм Е.Завойский исемендәге премиягә Ләйсән Галиуллина һәм Руслан Зарипов лаек булды
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстанның физика өлкәсендәге яшь галимнәренә Е.К.Завойский исемендәге Казан премиясен тапшыру тантанасы булды. Быел конкурсның финалына нибары 8 кеше чыккан.
Премияне оештыручылар - Казан каласы башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан федераль университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника иституты. 1997 елда танылган галим Евгений Завойскийга 90 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган премия эксперименталь, теоретик һәм гамәли физика өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова үзенең сәламләү чыгышында Казан мэры исеменнән яшь галим һәм аларның остазларына башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде һәм яңа фәнни ачышлар теләде. "Мэрия интеллектуаль элита тууга зур игътибар бирә. Әлбәттә инде, Завойский исемендәге премияне бирү - бик истәлекле вакыйга. 16 ел дәверендә 43 яшь галим әлеге премияне алды. Иң мөһиме - алар эшләүләрен дәвам итә һәм Казан физика мәктәбе традицияләрен аннан читтә дә файдалана", - диде ул.
I дәрәҗә диплом һәм Е.Завойский исемендәге премиягә Ләйсән Галиуллина (КФУ) һәм Руслан Зарипов (Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника иституты) лаек булды.
II дәрәҗә дипломны Ирина Романова (КФУ) алды. III дәрәҗә диплом Булат Мөнәвировка (КФУ) бирелде.
"Берничә ел элек без бу премияне берникадәр матди ярдәм буларак караган идек. Әмма бүгенге көндә безнең яшь галимнәр шулкадәр күп грантларда катнаша ки, матди ярдәм өчен генә кем дә булса бу эшне башкарып та тормас иде. Бу сезнең омтылырга, көрәшергә һәм җиңәргә әзер булуыгыз хакында сөйли. Шуңа күрә хезмәттәшләремне алга таба да көрәшергә һәм тулысынча җиңү яулаганчы бу эштә катнашырга чакырам", - дип мөрәҗәгать итте яшь галимнәргә КФУның физика институты директоры Альберт Аганов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз