Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшь эшчеләр һәм инженерлар арасында шәһәр конкурсы бара
Анда токарь, фрезеровщик, слесарь-инструментальщик, калайчы, электр белән эретеп ябыштыручы, столяр, металлны кисеп эшкәртү буенча инженер-технологлар катнаша
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген иртән Казан вертолет заводы базасында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исемененә һөнәри осталык буенча эшли торган яшьләр арасында конкурс башланды. Анда Казан районнары предприятиеләренең (районнарда сайлап алу туры алдан булды) 29 яшькә кадәр яшьтәге токарь, фрезеровщик, слесарь-инструментальщик, калайчы, электр белән эретеп ябыштыручы, столяр, металлны кисеп эшкәртү буенча инженер-технологлары ярыша.
Эшче белгечлекләр буенча яшьләрнең теоретик һәм практик белемнәрен тикшерүне, һөнәри яктан үстерүне, тәҗрибә уртаклашуны һәм төп эшче һөнәрләренең абруен күтәрүне максат иткән әлеге конкурс яшче яшьләр проблемаларына дәүләт һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне дә күздә тота.
Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Линар Закиров белдергәнчә, конкурс әлеге комитет, “Казан вертолет заводы” ААҖ һәм Республика сәнәгать предприятиеләре яшьләре оешмасының Казан бүлеге тарафыннан оештырылган, махсус бүләкләр әзерләнгән.
Яшь эшчеләр һәм инженерлар арасында мондый шәһәр конкурслары исә 1996 елдан бирле үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз