news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь дизайнерлар конкурсы башлана

4 мартта “Казан ярминкәсе”ндә “Экзерсис” конкурсының төбәк туры узачак

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Иртәгә “Казан ярминкәсе”нең бишенче павильоны тулысынча яшь дизайнерлар карамагына бирелә. Биредә “Экзерсис” конкурсының төбәк туры узачак. Чараны “РПЛ-Ярмарка” ҖЧҖ (Мәскәү), ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Казан дәүләт технология университетының Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн институты, башкаланың 41 нче һөнәр лицее оештыра.
Әлеге конкурска җиңел сәнәгать һәм мода индустриясе өчен сәләтле яшьләрне барлау, аларны үстерү ягыннан зур өметләр баглана. Конкурсның Казан этабы барышында студентлар, яшь белгечләрнең һөнәри осталыгы бәяләнәчәк, аларга сезонлы коллекцияләрне демонстрацияләү мөмкинлеге биреләчәк. Биредә катнашучылар иҗади идеяләре һәм тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак. “Экзерсис” төбәкнең җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүче һәм югары нәтиҗәләр күрсәтүче һөнәри уку йортларын ачыклап, аларга ярдәм итү юлларын эзләү урыны да. Конкурста кием модельләрен әзерләү, кием дизайны, технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләүче башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары, хезмәт стажы 3 елдан артмаган яшь белгечләр, профильле уку йортлары мөгаллимнәре, кием коллекцияләре эшләүгә һәвәс булган башка өлкә кешеләре дә катнаша ала. Алар тамашачылар һәм жюри ихтирамы өчен 5 номинациядә ярышачак: яшьләр өчен кием, ирләр өчен, хатын кызлар өчен киемнәр, эшлекле кием, классик кичке күлмәк. Һәвәскәр дизайнерлар өчен “Профи түгел” дигән махсус номинация булдырылган.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, конкурсның әлеге сайлап алу этабында һәр номинациядә призлы урын алучылар “Экзерсис” конкурсының 2010 елның февралендә Мәскәүдә узачак төп этабында катнашу хокукын ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot