Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы арта һәм вафат булучылар саны кими
Һәр 1000 кешегә туры килгән туучылар саны буенча Татарстан башкаласы миллионлы шәһәрләр арасында алдынгы.
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда һәр 1000 кешегә туры килгән туучылар санын исәпләгәннәр. Нәтиҗәдә Татарстан башкаласы әлеге тикшеренүдә, ягъни 1000 кешегә туры килгән туучылар саны буенча, миллионлы шәһәрләр рейтингында алдынгы булган. Быел тугыз ай эчендә Татарстан башкаласында 16 меңнән артык сабый туган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетында транспорт, икътисад үсеше һәм сәүдә буенча җитәкче урынбасары Илдар Шакиров җиткерде.
Илдар Шакиров шулай да туучылар санының, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка кимүен җиткерде. Ул хәзерге бала табучыларның 90нчы елларда туган аз санлы буын икәнен искәртеп, әлеге вазгыятьнең шуның белән аңлатылуын әйтте. Шул ук вакытта шәһәрдә үлүчеләр саны кимүе дә күзәтелә: вафат булучылар саны 2,1 процентка кимегән.
Илдар Шакиров Казанга күчеп килергә теләүчеләр күп булуын җиткерә. “Миграция үсеше тенденциясе саклана. Узган ел шушы вакыт эчендә килүчеләр һәм китүчеләр арасындагы аерма 14,9 мең кеше булса, хәзер ул 16,2 мең кешегә җитте, - дип җиткерә шәһәр башкарма комитеты җитәкче урынбасары. - Барлык күрсәткечләр буенча, Казанның социаль-икътисади хәле тотрыклы”.
“Туучылар саны кимесә дә, туучылар белән үлүчеләр арасындагы аерма үсештә. Бу - тормыш сыйфатын билгели торган мөһим күрсәткечнең берсе булып тора. Гомер озынлыгы арта бара – бу да шулай ук мөһим күрсәткеч”, - дип искәртә Казан мэры Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз