news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләрдән белем бирү оешмаларында коррупция очрагы буенча 41 шикаять алынган

Быел министрлыкка 2015 елгы белән чагыштырганда 51 шикаять артыграк алынган

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева, Надия Шәйхетдинова). 2015 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан 315 мөрәҗәгать алынган. Быел исә әлеге күрсәткеч 369кә җиткән, шуларның 41е мәгариф оешмаларында коррупция очракларына карата. Бу хакта бүген Казан мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең “Казанның мәгариф системасы – белем бирү мөмкинлекләре мәйданы” дип аталган август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

Вице-премьер сөйләвенчә, Казанда яшәүчеләр мәгариф оешмаларында җитәкчеләрнең һәм педагогларның вәкаләтләрен арттыруларын, законны бозуларын, мәктәпнең һәм балалар бакчаларының төрле кирәк-ярагына акча җыюларын, балалар бакчаларында урын булмавын күрсәтеп, шулай ук укытуның сыйфатыннан һәм белем йортларындагы низагларга зарланып язалар.

“Еш кына ТР Президенты яки министрлык адресына булган мөрәҗәгатьләр белем оешмаларында педагоглар һәм ата-аналар белән аңлату эшләре алып барылмау нәтиҗәсе булып тора. Яңа уку елында закон бозылу очракларын булдырмау һәм ата-аналар арасында аңлату эшләре алып бару мәсьәләсендә аерым чаралар күрергә кирәк”, - диде Э.Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100