Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләр Зөя буенча велотурга бара ала
Велотурны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе белән Татарстан Велосипедчылар берләшмәсе оештыра.
(Казан, 8 сентябрь «Татар-информ»). 9 сентябрьдә Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар Зөя утрау-шәһәрлегенә велотурга бара ала. Бу турыда Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Велотурда катнашучылар тимер юл вокзалы бинасы янында «Казан-1» станциясендә 9.00 сәгатьтә җыела. 10.30 сәгатьтә велосипедчылар поездда Зөя станциясенә кадәр барачак. Аннан велосипедларда утрау-шәһәрчеккә юнәләчәкләр. Утрауда казанлылар 16.00 сәгатькә кадәр булачак. Аннары Казанга шул ук маршрут белән кайтачаклар.
Пассажирлар велосипедларын поездга бушлай алып керә ала. Казан-Зөя маршрутында йөри торган 6355 һәм 6308 поездлары велосипедларны беркетү өчен махсус җиһазланган.
Велотурны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе белән Татарстан Велосипедчылар берләшмәсе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз