news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасындагы мемориалга Керчьта теракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндыра башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нигездә бирегә Керчьтагы фаҗигага битараф кала алмаган студентлар килгән. Алар фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

  • Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Керчь Бердәм кизү-диспетчер хезмәте мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган. 52 кешене хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр.

Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачкан җинаять эшен “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100