news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүчеләр Интернет буенча Бөтенроссия халык санын алуда катнаша алачак

2020 елда исәпкә алуны узу өчен мәгълүматны тутыру мөмкинлеге дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка киләчәк.

Казанда яшәүчеләр Интернет буенча Бөтенроссия халык санын алуда катнаша алачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда яшәүчеләр 2020 елда интернет-исәпкә алуда катнаша алачак. Бу хакта Казанда дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы Роман Әмирханов шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә сөйләде.

«2020 елда халык санын алуны уздырганда мәгълүмат җыю ысуллары тамырдан үзгәрәчәк. Төп яңалык мультиканальлек булачак. Халыкның исәпкә алу кәгазьләрен кеше үзе һәм үз гаиләсе әгъзалары өчен Интернет челтәрендә дәүләт хезмәтләре порталында, исәп алучылар килгәч һәм стационар участокларда мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге булачак», — диде Роман Әмирханов.

Интернет-исәпкә алу киләсе елның 1-25 октябрендә узачак. Аңа дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнгән кешеләр керә алачак. Халык санын алуда дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасында, шулай ук күп функцияле үзәкләрдә катнашырга мөмкин.

  • 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу Россиядә 12нче тапкыр узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot