Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүчеләр гыйнвар аенда чыккан яшел үләнне фотога төшергән
Аномаль җылы һава торышы аркасында Татарстан башкаласында газоннар яшелләнә башлады.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә гыйнвар аенда яшелләнә башлаган үлән фотосурәтләре белән уртаклашты.
«Кыш бабай минем җылы илдә яшәү теләгемне үтәде, тик бераз гына мин уйлаганча түгел», — дип шәрехли казанлы газон фотосурәтен.
«Үлән яшелләнде, кояш ялтырый. Бер проблема: ишегалдында гыйнвар…» — дип уртаклаша Татарстан башкаласында яшәүче хатын.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда җылылык аномалиясе 10 — 12 градус тәшкил итә. Бу хәлгә көнбатыштан килүче җылы һава ташкыннары сәбәп булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз