news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ялгыз бала тәрбияләүче хатын-кызны дару белән тәэмин иткәннәр

Хатын-кызга бушлай дару бирүдән нигезсез баш тартканнар.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Прокурорлар Казанда яшәүче ялгыз бала тәрбияләүче хатын-кызны кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә ирешкәннәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Хатын-кыз каты авырудан интегүе һәм яшәү өчен мөһим медикаментлар исемлегендәге икатибанд препаратын билгеләүләрен хәбәр иткән. Хатын-кызга бушлай дару бирүдән нигезсез баш тартканнар», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Прокурорлар судка ялгыз бала тәрбияләүче ананың хокукларын яклау өчен төбәк сәламәтлек саклау министрлыгына карата дәгъва юллаган. Күзәтчелек ведомствосы гамәлләреннән соң хатын-кызны препарат белән тәэмин иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100