news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат фатирында янып үлгән

Янгын иртән Казанның Вахитов районында булган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанның Товарищеская урамындагы йортта яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат фатирында янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Янгын турындагы хәбәр 5.30 сәгатьтә килгән. 9нчы йортның бер фатирында 2,5 кв. метр мәйданында мебель һәм урын-җир янган.

Янгын сүндерүчеләр 82 яшьлек фатир хуҗасының мәетен тапкан.



news_right_1
news_right_2
news_bot