Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче күпбалалы Бочковлар гаиләсендә унөченче бала дөньяга килгән
Яңа туган Аврораның ике абыйсы һәм ун апасы бар.
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда яшәүче Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләсендә унөченче бала дөньяга килде, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе матбугат хезмәте. Яңа туган Аврораның 2 абыйсы һәм 10 апасы бар инде. Бочковларның унөченче баласы 14 гыйнварда туган. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, баланың әнисе Ольга Ивановна Казан шәһәре Идел буе районы ЗАГС бүлегендә туу турында таныклык алды. Ольга һәм Евгений Бочковлар 1992 елда өйләнешкән һәм инде 24 ел яшиләр. 2015 елның апрелендә бу гаилә Әлмәт шәһәреннән яшәргә Казанга күченеп килә.
Ольга һәм Евгений Бочковлар 13 баланың әти-әнисе булудан тыш, алар әле әби белән бабай да. Ольга Бочкова сөйләгәнчә, һәр көн гаиләдә кызыклы вакыйгалар булып тора. Алар ире белән барысын да бергәләп эшли, аларның зур гаиләсе яңа йортта дус һәм тату яшәргә өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз