news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче исерек ир-ат медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган

Хастаханә хезмәткәрләре росгвардиячеләрне чакырган, ир-атны тоткарлаганнар.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда исерек ир-ат Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган һәм берсенә суккан.

Кичә кич 57 яшьлек исерек ир-ат клиникага мөрәҗәгать иткән. Аның башы җәрәхәтләнгән булган.

Республика клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, табиблар пациентны тикшергән: компьютер томографиясе ясаган, авыртуын баскан һәм яраны теккәннәр.

Шуннан соң пациент республика клиник хастаханәсе хезмәткәренең эченә суккан, кычкырып һәм янап стационарга керергә тырышкан.

Хастаханә хезмәткәрләре росгвардиячеләрне чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100