Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче ир-атны укучы баланы көчләгән өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр
28 яшьлек ир-ат “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип табылган.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче ир-ат укучы баланы көчләгән өчен 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.
Тикшерү ачыклаганча, 2017 елның мартыннан июленә кадәр 28 яшьлек ир-ат әти-әнисенең дусларында даими кунарга калган. Ул фатир хуҗасының 15 яшьлек кызына үтерү белән янап, көчләү гамәлләре кылган. Судта көчләүнең биш очрагы исбатланган.
Моннан тыш, узган елның сентябрендә бу ир-ат хуҗабикә рөхсәтеннән башка аның фатирына кергән.
Суд казанлыны “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип таныган. Якындагы 8, 5 елда ир-ат каты режимлы колониядә булачак. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз