news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир-атка кыз туганы пычак белән кадаган

Росгвардиячеләр элек хөкем ителгән 32 яшьлек эшсез хатын-кызны тоткарлаган һәм полициягә тапшырган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»).Казанда яшәүче ир-атка кыз туганы пычак белән кадаган. Ир-ат хастаханәгә эләккән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә ведомстводан тыш сак экипажына Кол Гали урамындагы йортның баскычында яралы ир-ат утыруы турында хәбәр килгән. Росгвардиячеләр ачыклаганча, талашканда ир-атка кыз туганы пычак белән чәнчегәнен ачыклаган.

Табиблар ир-атны хастаханәгә алып киткән. 32 яшьлек эшсез хатын-кызны тоткарлаганнар һәм полициягә тапшырганнар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100