news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир-ат үз бүлмәсендә бер хатын-кызны пычак белән кадап үтергән

Әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-атның хатыны бу вакытта өйдә булмаган.

Казанда яшәүче ир-ат үз бүлмәсендә бер хатын-кызны пычак белән кадап үтергән
Гүзәл Хөсәенова

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда яшәүче ир-ат Гашыйклар көненнән соң төнлә үз бүлмәсендә бер хатын-кызны пычак белән кадап үтергән.

Фаҗига Коллективная урамындагы биш катлы йортның бер бүлмәсендә булган. Полицейскийлар әлеге җинаятьтә шикләнелүче 26 яшьлек ир-атны травматология пунктына алып килгән – аның тәнендә суелган һәм тырналган эзләр булган.

Ачыкланганча, әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-атның хатыны бу вакытта өйдә булмаган. Шушы вакытта гаилә башлыгы өенә яшь кенә хатын-кызны алып кайткан. Аның кем булганлыгы әлегә билгеле түгел.

Бер версия буенча, алар әле кичә генә танышкан. Ирнең хатыны әлеге фаҗига турында бүген генә белгәндер, мөгаен. Һәм ул бу вакыйганың нечкәлекләре белән кызыксына башлаган.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, ир-ат үз гаебен таныган. Аның әйтүенчә, ул хатын-кызны башта буган, шуннан соң күкрәгенә пычак белән кадаган.

Хәзерге вакытта җинаять урынында полицейскийлар һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100