news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат сөяркәсен үтерүдә, шулай ук аның 7 яшьлек баласын көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнә

Элек караклык, мошенниклык өчен хөкемгә тартылган И. гаебен таныган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Тикшерү органнары 22 яшьлек Е. И. га карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (ике кешене, шул исәптән, баланы көчләү һәм кансыз рәвештә үтерү), 131 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган баланы көчләү), 132 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләрен кылу), 167 нче маддәнең 2 нче часте (ут төртү юлы белән милекне алдан явыз ният белән юкка чыгару) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлаганча, агымдагы елның 5 нче августында исерек халәттәге И. Мамадыш тракты урамы буенча йортларның берсендә яшәүче һәм даими рәвештә аның белән очрашып торган таныш хатынына килә. Ир-ат мөнәсәбәтләрне өзәргә тәкъдим итә, әмма ханым риза булмый. Гаугалашкач ул ванна бүлмәсенә кереп китә, шул вакытта ир-ат бүлмәгә кереп, 7 яшьлек кызчыкны көчли. Моны күргән ханым И. ны бала яныннан этәреп җибәрә. Әмма җинаять кылуда гаепләнүче ике пычак белән коралланып, корабнарын аяк-куллары белән типкәләү өстенә берничә тапкыр пычак белән чәнчи. Алган җәрәхәтләреннән бала белән ана җан бирә. Аннан соң И. җинаять эзләрен яшерү максаты белән фатирдагы кием-салымны яндыра һәм җинаять урыныннан кача.
Аннан соң И.ның зыян күрүчеләр белән күрше подъездда яшәве ачыкланган. Җинаять кылганнан соң гаепләнүче өенә кайткан.
Элек караклык, мошенниклык өчен хөкемгә тартылган И. гаебен таныган. Тикшерү җитәрлек дәлилләр туплаган, моңы бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot