news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән

Кичә иртән шәһәрнең Идел буе районында чыккан янгынның мәйданы 60 кв метр тәшкил иткән.

Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат мунчада чыккан янгынны сүндергәндә муенын пешергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 7.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казанның Идел буе районында Урожайная урамында мунча һәм ишегаллары корылмалары януы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.

Һәлакәт аркасында, 29 яшьлек мунча хуҗасының муены пешкән. Янгын 60 кв. метр мәйданга зыян китергән.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot