news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат мең сумны кабып йоткан этен кыйнап үтергән

Совет районы прокуратурасы этнең хуҗасына карата кузгатылган эшне судка тапшырган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче ир-ат бер мең сум акчаны кабып йоткан өчен этен кыйнап үтергән, дип хәбәр итте Татарстан пркурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

12 октябрьдә исерек хәлдәге 45 яшьлек ир-ат хайванны үтергәнче кыйнаган.

Совет районы прокуратурасы этнең хуҗасына карата кузгатылган эшне судка тапшырган. Ир-ат гаебен тулысынча таныган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot