news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат машинасында тротуардан барганын видеога төшергән

Роликтан күренгәнчә, машина Павлюхин урамы буйлап, «KazanMall» сәүдә үзәге яныннан бара.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда бер йөртүче автомобиленә утырып тротуардан бараганын видеога төшереп алган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Роликтан күренгәнчә, йөртүче Павлюхин урамы буйлап, «KazanMall» сәүдә үзәге яныннан бара. Каршы килүче җәяүлеләр дә аны борчымый, ул тротуар буйлап хәрәкәтен дәвам итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot