news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир-ат чит илдән килгән унике кешене үз фатирында теркәгән

Бу ир-атны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Фатирында 12 чит ил кешесе теркәлгән Казан кешесен шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«53 яшьлек ир-ат үз фатирында 12 чит ил гражданын теркәү турында документларны миграция хезмәтенә тапшырган. Бу кешеләр әлеге фатирда яшәмәгән», - дип сөйләде Галиев.

Суд карары буенча, бу ир-атны «Россия Федерациясендә чит ил гражданинын торак урыны буенча исәпкә алу турында ялган карар» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Аңа бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100