news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат балигъ булмаган ике малайны аздырган өчен суд каршына басты

Гаепләнүчене 12 елдан 20 елга кадәр колониягә хөкем итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Әүһәдиева). Кичә Совет районы судында Казанда яшәүче 48 яшьлек ир-ат эше буенча тыңлаулар башланды. Ул балигъ булмаган ике малайны җенси бозыклыкка өйрәтүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары буенча әлеге вакыйга июль аенда Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле тирәсендә булган.

«Гаепләнүчене 12 елдан 20 елга кадәр колониягә хөкем итәргә мөмкиннәр. Башлангыч тыңлауларда ул үз гаебен тулысынча таныды», - дип белдерде Совет районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Дәүләтшин.

Суд утырышы ябык ишекләр артында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot