news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ике егетне Ратуша янында дрифт һәм иртәнге аш өчен штрафка тартканнар

Шәһәр үзәгендә төшерелгән видеоны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче ике егетне шәһәр Ратушасы янында дрифт һәм иртәнге аш өчен штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«26 ноябрьдә интернет челтәрендә Казанның бер урамында төшерелгән видео дөнья күрде. Видеода «Ниссан» автомобилен йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бер егет утырган өстәл тирәли әйләнеп йөри», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре видеоязманы өйрәнеп, автомобиль хуҗасын һәм өстәл янында утырган кешене ачыклаган. Алар Казанда яшәүче 20 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан.

Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренә клип төшерүләрен әйткән һәм үз гамәлләре өчен гафу үтенгән.

Егетләрне административ җаваплылыкка һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100