news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатын-кыз үз фатирында ис газы белән агуланган

Уртача агулану диагнозы белән хатын-кызны 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә китерәләр.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханым үз фатирында ис газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә уртача агулану диагнозы белән 24 яшьлек кызны китерәләр.

Агулану очрагы фатирдагы су җылыту колонкасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot