Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче хатын-кыз урамда кеше сөякләре тапкан
Кеше сөякләре Зур Крыловка урамы янындагы урманда табылган.
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче хатын-кыз эте белән урамга чыккан. Урман полосасындагы юлдаг барганда ул кеше сөякләре тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
“18 ноябрьдә кичке якты Зур Крыловка урамы янындагы урманда скелетка әйләнгән кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итте Андрей Шептицкий.
Баш һәм кул сөякләрен эте белән урамга чыккан хатын-кыз юлдан тапкан. Ул шунда ук полициягә шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре тирә-якны карап чыккан һәм якындагы чокырда сөякләр һәм кием калдыклары тапкан.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз