Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан ярты миллион акча алып качкан
Хатын-кызны “Зур күләмдәге акча алып, зыян салган караклык” маддәсе буенча хөкем иттеләр.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан бурычка алган ярты миллионлап акча белән качкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Суд билгеләгәнчә, 2014 елның гыйнварыннан 2017 октябренә кадәр 50 яшьлек хатын-кыз гомуми күләмдә 850 мең акча алган. Әмма ул аны кайтарып бирүне планлаштырмаган. Ул кредиторлардан качып йөргән һәм аларның шалтыратуларына җавап бирмәгән.
Суд “Зур күләмдәге акча алып, саллы зыян салган караклык” маддәсе буенча аны гомуми режимдагы колониягә ике елга хөкем иткән. Моннан тыш, суд килгән зыянны кайтару дәгъвасын канәгатьләндергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз