Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 99 мең сум акчасыннан колак каккан
Зыян күрүченең ире банкоматта саннар комбинациясен җыйган һәм картасыннан 99 мең сум акчасы юкка чыккан.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 99 мең сум акчасын аларга күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Казанлы полиция бүлегендә аңлатуынча, ул Интернетта түләүсез сайтта җиһаз сату турында белдерү урнаштырган. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез кеше шалтыратып, алдан түләргә тәкъдим ясаган һәм карта реквизитларын, башка кешегә әйтергә ярамаган бүтән мәгълүматларны да сораган.
Нәтиҗәдә, зыян күрүченең ире банкоматта саннар комбинациясен җыйган һәм картасыннан 99 мең акчасы юкка чыккан. Шуннан соң кырыгалдар элемтәгә чыкмаган, ә хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре “Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Каракның Свердловск һәм Белгород өлкәләрендә теркәлгән мобиль телефоннардан шалтыратуы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз