Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 34 счетка бер миллион сум акча күчергән
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яңа ел алдыннан Казанда яшәүче хатын-кызның кесә телефонына үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырган бер кеше шалтыраткан. Ул аның счетларыннан билгесез кешеләр акча алырга маташа, башка счетларга күчереп, аларны саклап калырга кирәк, дигән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хатын-кыз үзенә шалтыраткан кешегә ышанган һәм ике көн эчендә банкоматтан барлык саклык акчаларын алган.
Таныш түгел кеше янә шалтырата һәм алган акчаны «резерв счеты»на салырга куша. Ышандырырлык булсын өчен, ул мессенджер аша Үзәк банкныкына охшаган документлар да җибәргән.
Аңа ышанып, хатын-кыз 33 счетка 480 мең сум акча күчергән. Шуннан соң теге адәм, хәзер кредит рәсмиләштерергә кирәк һәм, мошенниклар аны таба алмасын өчен, аерым счетка күчерергә кирәк, дигән. Хатын-кыз кредитка ярты миллион сум акча алып, тагын бер 34нче счетка акчаларын күчергән.
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз