news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче хатын өч көн баш күтәрмичә эчкәне өчен сөяркәсенә пычак белән кадаган

Зыян күргән ир-ат, росгвардиячеләргә пычакка очраклы рәвештә үзем кадалдым дип әйтеп, үзе белән бергә яшәүче хатынны якларга тырышкан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кыз өч көн буе баш күтәрмичә эчкәне өчен сөяркәсенең күкрәгенә пычак белән кадаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Росгвардия хезмәткәрләренә Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан тулай торакта бер ир-атны пычак белән яралаулары турында сигнал килгән.

Урында росгвардиячеләр пычак ярасына чүпрәк куеп канны туктатырга тырышкан исерек хәлдәге зыян күрүчегә юлыккан. Зыян күрүче росгвардиячеләргә үзем очраклы рәвештә пычакка кадалдым дип белдергән. Хатын исә ирнең үзен пычак белән кайчан җәрәхәтләвен күрмәвен әйткән.

Табиблар зыян күрүчене хастаханәгә озаткан, хатынны исә тәртип сакчылары, хәлне алга таба ачыклау өчен, полиция бүлегенә алып киткән. Анда исә хатынның ир-атка пычак белән кадаганлыгы ачыкланган. Моңа ирнең өч көн буе баш күтәрмичә эчүе сәбәпче булган.

Хәзер моңарчы да хөкемгә тартылган 29 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100