Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче ханым ана капиталын алу өчен бала туу турында ялган таныклык ясаткан
Хатын-кызга 483 мең сумнан артыграк күләмдә ана капиталы күчерелгән.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда яшәүче бер ханым, баласы туу турында ялган документ эшләтеп, ана капиталы алмакчы булган.
Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан буенча Икътисади куркынычсызлык һәм Коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Казанда яшәүче 30 яшьлек бер ханым Пермь ЗАГСларының берсенә кызы туу турындагы ялган таныклык биргән.
Соңрак ул Россия Пенсия фондының Казан һәм Чусовой шәһәрләрендәге Идарәсенә ана капиталын алу өчен мөрәҗәгать иткән. Акчаларны ул торак хәлен яхшырту — Татарстанның Балык Бистәсе районында 500 квадрат метрлы җир участогы алу өчен тотмакчы булган.
Нәтиҗәдә хатын-кызга 483 мең сумнан артыграк күләмдә ана капиталы күчерелгән. Бу хакта Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аңа карата «Түләүләр алганда мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Үзенең гаебен хатын-кыз таныды һәм хәзер аңа беркая да чыгарга ярамый. Вакыйганың барлык шартлары ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз