news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче гаилә төнлә газдан агуланган

Бу фаҗигага китергән сәбәпләр ачыклана.

Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ») Бүген төнлә Казанда дүрт кешедән торган гаилә көнкүреш газыннан агуланган, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хәл Бондаренко урамындагы 17нче йортта була. Нәтиҗәдә, гаилә башлыгы - 43 яшьлек ир-ат, аның 36 яшьлек хатыны, 15 яшьлек улы һәм 5 яшьлек кызы хастаханәгә озатылган. Әнисе белән кызын Балалар республика клиник хастаханәсенә, әтисе белән малаен шәһәрнең 7нче хастаханәсенә яткырганнар.

Газ белән агулануга китергән сәбәпләр ачыклана. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100