news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче эшмәкәр акчаларын сакларга теләп, мошенникларга 2,5 млн күчергән

Хокук сакчылары аферистларның телефон номерлары Мәскәүдә һәм Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче бизнесвумен җыелган акчаларын саклап калырга теләп, мошенникларга 2,5 млн сум күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полициягә Казандагы бер компания җитәкчесе — 36 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз янәсе банкның саклык хезмәтеннән шалтыратуларын сөйләгән. Шалтыраткан кеше исәп-хисап счетларыннан кемдер акча алырга тырыша дип ышандырган. Ханым, банк хезмәткәрләре киңәше буенча, алар әйткән реквизитларга 2,5 млн сум күчерә, шуннан соң аның картасыннан 470 мең сум акча да юкка чыга.

Мошенниклар корбаны булуын аңлагач, бизнесвумен хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Шуңа охшаш ысул буенча Чаллы да яшәүче пенсионер ханым да акчасыз калган. Өлкән яшьтәге ханым ялган банкирларга ышанып, алар атаган счетка миллион сум күчергән.

Шулай ук Алабугада яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз да мошенниклар тозагына эләккән. Ул каракларның абонент номерларына ярты миллионнан күбрәк акча күчергән.

Полиция хезмәткәрләре бу шалтыратулар килгән телефон номерларының Мәскәүдә һәм Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100