news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче чит илгә чыгу өчен 2,5 миллион сум түләгән

Чик сагы хезмәткәрләре, казанлының бурычы булу сәбәпле, Россиядән читкә чыгармаганнар.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче чит илгә чыгу өчен 2,5 миллион сумнан артык акча түләгән. Бу турыда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат секретаре Лилия Хәлимова сөйләде.

Казанлының 2 млн 600 мең сум бурычы булу сәбәпле, Россиядән читкә чыгару хокукын чикләү турында карар кабул иткәннәр. Илдән чыгарга уйлаганчы ир-ат бурычларын тикшермәгән. Нәтиҗәдә аны чик сагы хезмәте кире борган. Ир-атка Россиядән чыгу өчен бурычын түләргә кирәк булган.

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә чит илгә сәфәр кылу алдыннан бурычлары булмавын тикшерергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100