news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче бер ир-ат эвакуатор арендалап, машина урлаган

Бу кеше ишегалдында торган машинаны күптән күзәтеп йөргән.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ир-ат эвакуатор арендалый һәм чит кеше машинасын урлый. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«13 майда Казанда яшәүче 25 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Ул билгесез кешенең аның машинасын урлавын, ә зыянны 250 мең сумга бәяләвен әйтте», – дип сөйләделәр полициядә.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәннән соң, Казанда яшәүче, элек хөкем ителгән, 25 яшьлек егеттән шикләнә. Яшь кеше хокук саклау органнарына бер йорт ишегалдында торган ватык машинаны күптән күзәткәнлеген әйтә. Аның сүзләренчә, автомобильдән беркем дә файдаланмаган. Шуңа күрә ул эвакуаторны арендага алып, анда үзе йөрергә җыенган.

Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче шәһәрдән чыгып китмәү турында имза язган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot