news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче бер хатын-кыз үз фатирында янгында үлгән

Янгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән, әйберләр һәм карават янган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә кичке җидедә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Казанның Сафьян урамында урнашкан торак йортның икенче катында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Берничә минуттан соң әлеге йортка янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм фатирда 65 яшьлек хатын-кызның мәете табыла. Янгын мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән, әйберләр һәм карават янган.

Тиздән янгын сүндерелә. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot