news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче бер хатын-кыз квест вакытында муенын сындырган

Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы әйтүенчә, ул дүрт ай корсет киеп йөриячәк.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан квестларының берсендә Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз бәрелеп муенын сындырган һәм егылган. Шуннан соң аны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Бу мәгълүматны агентлыкка Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

Билгеле булганча, квестка кыз дуслары белән төнлә чыгып китә. Локацияләрнең берсендә ул бәрелә һәм егыла, үзе тора алмый. Дуслары ашыгыч ярдәм чакырталар, төнге уникенчедә кызны клиникага алып китәләр.

«Операция кирәк булмады. Ул торакокранеаль корсет киячәк. Мондый корсет белән дүрт айга якын йөрергә туры киләчәк», – дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Ренат Бекбулатов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot