Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанда яшәүче аз керемле гражданнар 70 миллион сум күләмендә өстәмә адреслы пособие алачак
^Казанда яшәүче аз керемле гражданнар 70 миллион сум күләмендә өстәмә адреслы пособие алачак
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгеннән Казанда өстәмә адреслы пособиеләр түли башладылар, ул гаилә әгъзасының уртача кереме Татарстанда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан 75 проценттан ким булганнарга бирелә.
Эш шунда ки, Казан бу атнада Халыкара реконструкция һәм үсеш банкыннан 36 миллион 300 мең сум алачак, ел ахырына кадәр – 70 миллион сум һәм акча башкаланың аз керемле гражданнарына ярдәмгә юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген шәһәр хакимиятендә булган матбугат конференциясендә Казанның Социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова сөйләде.
Т.Ларионова сүзләренчә, адреслы пособие гариза нигезендә яки компенсация түләүләрен билгеләү белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүче район комиссиясе карары буенча бирелә. Моның өчен аз керемле гражданнарга районның социаль яклау бүлегенә язма рәвештә гариза бирергә кирәк. Гаризага гражданнарның шәхесен раслаучы, шулай ук гаиләнең бер әгъзасының соңгы өч айлык керемен раслаучы документ беркетелергә тиеш.
Гаилә яки гражданнарга адресланган пособиеләр 12 айга бирелә, әмма конкрет яшәү хәленә бәйле булган башка сроклар да булырга мөмкин. Мисал өчен, аз керемле казанлы авыр операция кичергән һәм дәвалауга мохтаҗ, аңа кыйммәтле дару препаратлары кирәк. Бу гражданин өчен адреслы пособие 6 айга билгеләнергә мөмкин.
Бүгенге көндә Казанда яшәүче 7775 гаиләгә адреслы пособие билгеләнгән. Шәһәрнең Социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген өстәмә акчалата ярдәмгә шәһәрдә яшәүче 17000 хуҗабикә мохтаҗ. Пособиенең уртача күләме 553,4 сум, иң югарысы – 1800 сум. Нигездә, адреслы пособиегә аз керемле гаиләләр (34 процент), ялгыз бала үстерүчеләр (29 процент), инвалидлар һәм гаиләләрендә инвалидлар яшәүче (16 процент), шулай ук ялгыз пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләр мохтаҗлык кичерә.
Моның белән бәйле рәвештә, Т.Ларионова конкрет мисал китерде. Казанның Киров районында яшәүче алты балалы гаиләгә 1670 сум пособие билгеләнгән һәм ай саен түләнәчәк. Гаилә бу пособиене 6 ай дәвамында алачак. Нәтиҗәдә, бу вакытта гаилә бюджеты өстәмә 10020 сумга тулыланачак. Икенче мисал – Казанның Вахитов районында яшәүче ялгыз пенсионерның пенсиясе 1330 сум тәшкил итә, ул 6 ай дәвамында 458 сум күләмендә финанс ярдәм алачак. Мондый мисалларны дәвам итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз