news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче 63 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан 133 мең сум акча урлаганнар

Мошенник үзен интерактив биржа хезмәткәре дип таныштырган.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 63 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан 133 мең сум акча урлаганнар, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Зыян күргән ханым «Савиново» полиция бүлегендә сөйләгәнчә, аңа телефоннан бер ир-ат шалтыратып, үзен интерактив биржа хезмәткәре дип таныштырган. Ул хатын-кызга акча күчерелүе хакында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының мәгълүматларын сораган.

Нәтиҗәдә, пенсионерның счетындагы 133 мең сум акчадан җилләр искән.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Полицейскийлар мошенник шалтыраткан номерның Татарстанда теркәлүен ачыклаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100