news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте

Юлия Абдреева Закирә Габитовага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Расих Фасхутдинов

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева 100 яшьлек Закирә Габитованы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән юбилее белән котлады һәм Президентның котлау хатын тапшырды.

Юлия Абдреева Закирә Габитованы Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән дә тәбрикләде. “Без сезгә нык сәламәтлек телибез. Балаларыгыз да, оныкларыгыз да, оныкчыкларыгыз да гел янәшәгездә булсыннар. Зур гаилә даирәсендә алга таба да юбилейларыгызны бәйрәм итәргә насыйп булсын”, - диде ул.

Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина Закирә Габитованы Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров исеменнән котлады.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Юлия Абдреева белән 100 яшькә җиткән кешеләр турында сөйләште. “100 яшьләрен нәкъ менә гаиләдә яшәгән кешеләр тутыралар. 2018 елда Татарстан Республикасында 100 яшьлек юбилеен 128 кеше бәйрәм итәчәк. Ә 300дән артык кешегә тиздән шулай ук 100 яшь булачак. Алар хәзерге вакытта 90 яшьтән өлкәнрәкләр. Без озак яшәүче кешеләрне ел саен котлыйбыз. Ир-атлар белән чагыштырсак, хатын-кызлар озаграк яши. Республикада 100 яшьләрен инде берничә ел элек тутырган кешеләр да бар. Озак яшәү критерие буенча чыннан да хатын-кызлар алда бара. Алар, безнең юбилярыбыз кебек, гаиләләре, балалары, оныклары белән бергә тормыш итә”, - диде Юлия Абдреева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100